news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телен өйрәнү өчен иң яхшы проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә

«Үз телем» бәйгесенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.

Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе башланды.

«Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп кала», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Үз телем» бәйгесендә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Моның өчен 9 июльгә кадәр бәйге сайтында гариза тутырырга кирәк.

Гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи. Финалга чыгучылар проектны тәкъдим итү этабына чакырыла. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум, диелә хәбәрдә.

  • «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылды. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «SkyTat» онлайн-клубы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100