news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телен өйрәнү буенча иң яхшы проектлар бәйгесе старт алды

Казанда татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе башланып китте. Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үз телем» бәйгесендә Казандә яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Моның өчен 9 июльгә кадәр https://yztelem.ru/ сайтында гариза тутырырга гына кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак.  Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылган иде. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «SkyTat» онлайн-клубы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100