Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда татар теле укытучылары форумы уза
Мондый форум беренче тапкыр 2006 елда оештырылган иде
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 24 мартта Казанда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумы уза. Ана теле укытучылары “Гомумбелем бирү һәм һөнәри уку йортларында татар телен укытуны камилләштерү” дигән мәсьәлә буенча фикер алышуга чакырыла.
Форум эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева, муниципаль районнарның мәгариф идарәләре (бүлекләре) белгечләре, информацион-методик үзәкләр методистлары, галимнәр, урта махсус һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашуы көтелә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумы беренче тапкыр 2006 елда оештырылган иде. Ул вакытта педагоглар җәмәгатьчелеге “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуга яңача мөнәсәбәт” дигән темага фикер алышты. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы әнә шул темага фикер алышу өчен ноябрь-декабрь айларында республиканың 5 зонасында мөгаллимнәр форумын үткәрде
Республика мөгаллимнәре форумы Яр Чаллыда башланып китеп, эстафетаны Арча, Яшел Үзән, Чистай зоналары алды. Форум 2006 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз