news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды пленар утырышы бара

"Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр", - диде Рафис Борһанов

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды пленар утырышы бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды пленар утырышы бара.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын билгеләп узды. "Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр. Милли юнәлештәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", - диде министр.

Ул съездның өч көн барганын әйтте. Кукмарада делегатларның милли мәгариф торышы белән танышуларын белдерде. "Халкыбызның "киңәшле эш таркалмас" дигән мәкале бар", - диде Борһанов.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән миристрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров бүген төп сорауларның берсе туган телләрне укыту белән бәйле булуын искәртте. "Резолюцияне карадым- закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу сорау белән системалы нигездә шөгыльләнә. Министрлыкта эшче төркем төзелде, аңа галимнәр, мәгариф идарәләре органнары вәкилләре керде. Без кирәкле норматив документлар эшлибез. Безгә хәзер нормативны яңартырга туры киләчәк. Урыннарда эш ничек оештырылуын карыйбыз", - диде.

Петров әле БДИлар тәмамланып озак та үтмичә, проблемаларны чишү юллары турында сөйләшергә төрле төбәкләрдән Казанга килүләре өчен, укытучыларга рәхмәтен җиткерде. "Бу хәрәкәттә бергә барып, карарлар кабул итәчәкбез. Без Татарстандагы коллегаларга хас булганча эш итәчәкбез. Монда төрле мәсьәләләр акыл белән уйлап эшләнгән. Туган телләрне укытуны да шулай оештырачакбыз. Без хәзер урта мәктәптә туган телләрне өйрәтү концепциясен эшлибез", - дип белдерде ул. 

  • Съезд эшендә Россиянең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан һәм Казахстаннан 700 делегат катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100