news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада ачылды

"Татар телен яшәтүдә сезнең өлешегез, һичшиксез, зур", - дип сәламләде министр урынбасары Олимпиадада катнашучыларны.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада башлана. Анда барлыгы 460 укучы һәм студент көч сынашачак. Олимпиаданың тантаналы ачылышы бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театрында узды.

Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар. 

Олимпиада ачылышында яшьләрне Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сәламләде. "Татар телен, безнең халкыбызның мәдәниятен яратып, хөрмәт итеп, буыннан-буынга җиткерүче укытучыларны, шул телне яратып, тел буенча имтихан тотарга олимпиадага килгән яшьләребезне Камал театры бинасында сәламлибез. Без сезне көтеп алдык. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты дәрәҗәсен күтәрү, буыннан буынга җиткерү өчен зур максат куеп эшләү, телнең аһәңен, күркәмлеген аңлап, шул телдә аралашып, башкаларга җиткерә белгәнегез өчен чын йөрәктән рәхмәтебезне җиткерәбез", - дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин. 

Ул Олимпиаданың һәммәсе өчен зур бәйрәм булуын билгеләп узды: "22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казаныбыз тел мохитенә чума. Чөнки без төрле яктан әйләндереп алынган: беренчедән, Казанда татарча сөйләшүчеләр күп, арта бара, икенчедән, Россия төбәкләреннән сез килгәнсез. Сез Россия төбәкләрендә шушы телне башка халыкларга җиткерүче, аны яраттыра белүче, аны чит төбәкләргә чыгаручы кешеләр булып торасыз. Тел буенча олимпиадага килгән яшьләр телне тагын да яратырга мәҗбүр итә торганнардыр. Татар теле һәм әдәбиятын яратмыйча мөмкин түгел, ул шундый матур тел! Шушы телнең матурлыгын тоя белүчеләр - үзебезнең милләт кешеләре генә түгел, монда японнар да, үзбәкләр дә бар. Алар өйрәнү җаен тапканнар. Димәк, безнең тел мәңге яши, мәңге үсә, аны яшәтүдә сезнең өлешегез, һичшиксез, зур", - диде Һадиуллин.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Олимпиадага килгәннәрнең һәммәсен дә җиңүчеләр дип атады. "Сез хөрмәткә лаек егет һәм кызлар. Белемнәрегезне күрсәтегез. Уй-фикерләрен чиста итеп татар телендә җиткерә белгәннәрдән нинди зур өмет! Язмышыгызда, киләчәк профессиональ тормышыгызда бу тел, Олимпиадага килүегез тормышыгызда зур урын алып торыр дип ышанабыз", - дип сәламләде катнашучыларны Илсур Һадиуллин.

Министрлыкның Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова Олимпиадада катнашучы чит илләрне, Россия төбәкләрен атап узды. Аларның вәкилләре залда һәркайсы үзен басып күренде: Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан кебек илләрдән делегацияләр алкышланды. Алга таба Лилия Әхмәтҗанова Россия төбәкләрен санап чыкты. 

Кырымнан килгән Мәдинә ачылыш тантанасын җыр белән бизәде.

Алга таба Лилия Әхмәтҗанова катнашучыларны программа белән таныштырды. Сынаулар иртәгә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уза. Иртәгә катнашучылар татар теле һәм әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча олимпиада биремнәрен үтәячәкләр. "Мин татарча сөйләшәм", "Акыл фабрикасы" акцияләре уздырылачак. "Сәләт" һәм "Болгар радиосы" вәкилләре белән очрашулар каралган. Кичен Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында "Гашыйклар утравы" спектаклен караячаклар. Программа кысаларында, 24 апрельдә иҗади бәйге үткәрелә, төштән соң Казан буенча экскурсия, "Россия - минем тарихым" экспозициясе белән танышу оештырыла. Олимпиада 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Туган тел форумы белән тәмамланачак.

Бу минутларда катнашучылар Камал театрында "Зәңгәр шәл" пьесасын тамаша кыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100