news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадасы тәмамланды

Анда РФнең 14 төбәгеннән җитмешкә якын 9-11 сыйныф укучысы катнашты

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 4-6 февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уздырды. Анда РФнең 14 төбәгеннән – Самара, Оренбург, Чиләбе, Түбән Новгород, Төмән, Киров, Свердловск өлкәләре, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Пермь өлкәсеннән, Саратов шәһәреннән җитмешкә якын 9-11 сыйныф укучысы катнашты.
Министрлыкның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, әлеге бәйге кысаларында Казанда Каюм Насыйри музеенда күренекле мәгърифәтченең тууына 185 ел һәм Укеытучы елына багышланган, “Музей һәм мәктәп: Россия милли мәктәп тарихында Каюм Насыйриның мирасы” дигән төбәкара фәнни-гамәли семинар оештырылды. Шулай ук укытучылар өчен лекцияләр, остаз мәктәпләре, “түгәрәк өстәл”ләр, Татар дәүләт гуманитар-педагогика галимнәре белән очрашулар үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100