news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада башланды

^Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада башланды

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Крутушка” сәламәтләндерү санаториенда татар теленнән төбәкара олимпиада башланды. Анда Самара, Сарытау, Мәскәү шәһәрләреннән, шулай ук Оренбург, Пермь, Чиләбе, Курган, Түбән Новгород, Пенза, Төмән, Киров, Екатеринбург, Ульяновски өлкәләреннән, Башкорстан, Мари Иле, Чуашстан, Мордовия һәм Удмуртия республикаларыннан илледән артык укучы катнаша.

Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олипиадалар узган гасырның туксанынчы елларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Инде менә унбиш ел дәвамында анда Россиянең күп кенә төбәкләрендә яшәүче яшь милләттәшләребез тел һәм әдәбият буенча үзләренең көчен сыный.

“Сез, чит төбәкләрдән җыелган татар балалары татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылучы олимпиадага җыелдыгыз. Сезнең Казанга килүегез безнең барыбыз өчен дә куанычлы хәл.

Бар олимпиада һәм бар конкурс. Аларның икесе дә ярыш, ләкин аерма бар. Олимпиада иң борынгы, иң дәрәҗәле ярыш, һәм, конкурстан аермалы буларак, олимпиадада җиңү яулар өчен түгел, катнашу өчен киләләр. Бу принцип борынгы Грециядә ук кабул ителгән булган. Әлеге принцип буенча җиңү түгел, ә катнашу әһәмиятлерәк. Бу исә сезнең өчен дә шулай булырга тиеш.

Әлбәттә, үзеңнең башкаларга караганда белемлерәк, уңганрак, сәләтлерәк икәнлегеңне белү, өстәмә канәгатьлелек бирә. Олимпиадада катнашып, сез никадәр белем алып китәсез, никадәр аралашасыз, яңа дуслар табасыз һәм үзегезгә киләчәккә юл ачасыз”, - диде Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, олимпиаданың жюри рәисе Флера Ганиева.

Алдагы еллардагы кебек үк, быелгы олимпиада биремнәре мәктәп дәреслекләре нигезендә һәм укучыларның телне белү дәрәҗәсенә карап, ике вариантта эшләнгән. Укучыларның белем дәрәҗәсен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкләрдә һөнәри белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Хәйбрахманов, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының (ТДГПУ) татар әдәбияты кафедрасы доценты Сәвия Сәмитова, ТДГПУның татар теле кафедрасы доценты Рәмилә Сәгъдиева һәм әлеге кафедраның өлкән укытучысы Гөлнара Тимерханова тикшерәчәк.

Иртәгә “Крутушка”да татар әдәбияты буенча олимпиада узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot