news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада унөч ил вәкиле катнашачак

22-25 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узачак.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 22-25 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узачак. Анда 13 илдән 30 мәктәп укучысы һәм югары уку йорты студентлары катнаша, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Моннан тыш, Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 216 бала, Россия Федерациясе субъектларыннан 92 мәктәп укучысы, якшәмбе мәктәпләрендә белем эстәүче 16 малай һәм кыз, шулай ук Татарстан һәм РФ субъектларыннан 50 студент олимпиада биремнәрен үтәячәк.

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәдә катнашучылар да олимпиадада үз белемнәрен тикшерәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot