news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Олимпиадада Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 100дән артык укучы катнаша

("Казан, 8 февраль, "Татар-информ").  7 февральдә Казанның 27нче гимназиясе базасында Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың тантаналы ачылышы булды. Шунда ук татар теле буенча беренче тур узды. Бүген исә олимпиадада катнашучылар татар әдәбиятыннан белем дәрәҗәсен күрсәтте.

9 февраль көнне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбриклиячәк.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада Россия Федерациясе субъектлары мәгариф идарәсе органнары арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең абруен үстерү, укучыларның белем сыйфатын күтәрү максатыннан оештырыла. Олимпиада Казанда 6-9нчы февральдә уза. Анда Россия Федерациясенең 17 субъектыннан барлыгы 100дән артык укучы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100