Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда татар теле курсларына 8 июньдә яңа төркем туплана
Казанда традицион татар теле курслары дәвам итә. 8 июнь көнне яңа төркем туплана башлый.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте.
«Марат Әхмәтов (Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) ярдәмендә елына 12 татар теле курслары оештырабыз», – дип сөйләде ул.
Курслар телне өйрәнә генә башлаучылар, өйрәнүен дәвам итүчеләр, муниципаль хезмәткәрләр өчен аерым оештырыла. «Аларның һәркайсына педагогларны ел да үзебез табабыз. Татар теле буенча төрле региональ конкурсларда җиңеп чыккан укытучылар белән эшлибез. Курсларны бик яраталар. Ярты сәгать эчендә курсларга урыннар бетеп тә китә», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.
Аның сүзләренчә, 30 кешелек төркемнән ахыргы көнгәчә яртысы диярлек «коелып» төшеп кала. 15ләп кеше исә ахырга кадәр укуын дәвам итеп, аннары ул кешеләрне ахырдан бүләкләү каралган. «Курсларга ихтыяҗ бар», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз