news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр – исемлек

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр – исемлек
Зилә Мөбәрәкшина

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада 14 - 17 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды, анда Россиянең 28 төбәгеннән 8-11 сыйныфта укучы 187 бала катнашты.

Төбәкара олимпиадада түбәндәге укучылар җиңү яулады.

Татар теле:

  • Хәмидә Касыймова (Удмуртия),
  • Алия Галиәкбәрова (Чувашия),
  • Мәрьям Вәлитова (Чувашия),
  • Динә Юмаева (Чувашия),
  • Аделина Габидуллина (Красноярск).

Әдәбият:

  • Амирә Мәлҗетдинова (Пенза өлкәсе),
  • Рилия Мирҗәтҗанова (Чувашия),
  • Ильнара Алиева (Чувашия),
  • Даринә Ергизова (Башкортстан).

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Әдәбияттан биремнәр бераз кыенрак булды, чөнки күп әсәрләр укырга, белергә кирәк иде. Биремнәрне уңышлы эшләп чыктым дип уйлыйм, эшемне «җиңәм» дигән уй-ният белән тапшырдым. Укытучым белән ныклап әзерләндем. Гамәли өлештә шигырь сөйләдем. Барлык татар балалары татар телен өйрәнә. Ике сәгать татар теле, ике сәгать әдәбият дәресләре керә», - диде олимпиадада җиңгән Удмуртиянең Кистем авылыннан Хәмидә Касыймова.

Хәмидә Касыймова һәм Рәсилә Габдрахманова

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсилә Габдрахманова әйтүенчә, Кистем авылында татар телен, ислам динен сакларга тырышалар. «Хәмидәнең әтисе – Ильмир Касыймов авылда имам булып тора, нәсел-тамырлары белән кызыксыналар, шәҗәрәләрен төзеделәр. Дини гаилә. Үзара татарча гына сөйләшәләр. Әниләре мәктәптә татар теле укыта. Хәмидәнең төбәкара олимпиадада беренче катнашуы, аны алга таба зур уңышлар көтә дип уйлыйм», - диде ул.

Җиңүчеләрне мәгариф министры исеменнән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тәбрикләде. «Без сезне һәр елны зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Милләтебезнең төрле якларда сибелеп үскән вәкилләренең татар телен өйрәнеп, кабаттан безгә әйләнеп кайтуы – безнең өчен горурлык. Телебезнең асылын, кыйммәтен онытмасак иде», - диде ул.

«Әби-бабайлардан килгән телебезне саклау – безнең мөкатдәс бурычыбыз. Кайбер кеше татар теле нәрсәгә кирәк инде ул, ди. Бердәм дәүләт имтиханын әлегә татар телендә тапшырып булмый. Ләкин хикмәт анда түгел. Без әби-бабабызны, ата-анабызны ниндидер файда өчен яратмыйбыз. Ул – безнеке, димәк, аның үзенең «сакраль» мәгънәсе бар», - диде җиңүчеләрне котлап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

КФУ доценты, төбәкара олимпиаданың жюри рәисе Эльвира Денмөхәммәтова төрле төбәкләрдән килгән укучылар белән очрашуны ел дәвамында көтеп алуын әйтте. «Ел саен яңа талантлар, матур сүзләр белән язылган иншалар укырга өметләнәбез. Жюри әгъзалары эшләрдән канәгать калды. Афәрин, диясе кала. Димәк, татар халкының киләчәге, һичшиксез, якты булачак. Чөнки аны сез дәвам итәчәксез. Остазларыгыз да зур роль уйный», - диде ул чыгышында.

Свердловск өлкәсеннән Ибраһим Зиннуров олимпиадада әдәбият биремнәрен җиңел дип бәяләде. «Чөнки татар әдәбиятын яратам. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Абдулла Алиш әсәрләрен укыйм. Беркем дә мәҗбүриләми, үзем теләп укыйм. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, мәктәптә татар теле атнасына өч сәгать керә иде», - диде ул.

  • Төбәкара олимпиада РФ субъектлары белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, укучыларның туган (татар) теленең абруен күтәрү, укучыларга һәм татар теле, әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатында оештырыла. Быел олимпиадада Әстерхан, Свердловск, Саратов, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Омск, Оренбург, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Карелия республикалары, Красноярск, Пермь краеннан һ.б. катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100