news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 14-17 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрә. Чара РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада Россиянең 27 субъектыннан VIII, IX, X, XI сыныф укучылары – татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төп этаплары җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

15-16 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Укытучы һәм остаз елына багышланган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада, шулай ук сөйләм туры (нәфис сүз) узачак.

Олимпиада кысаларында анда катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни-экскурсия программасы, Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында спектакльләр тамаша кылу каралган.

16 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданы ябу тантанасы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100