Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда татар теле буенча шәһәр олимпиадасы узачак
Казанда татар теле буенча шәһәр олимпиадасы узачак
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). 17-18 гыйнварда Казанның Вахитов районындагы 41нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасы уздырыла. Анда 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары катнашачак.
Шәһәрнең һәр җиде районнан биредә әлеге фәннәр буенча 4-5 укучы көч сынашачак. 17 гыйнварда бәйге татар мәктәпләрендә укучылар һәм рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре арасында татар телен белү дәрәҗәсен билгеләү буенча уздырыла. Ә икенче көнне балалар татар әдәбиятын ничек үзләштергәнлекләрен күрсәтәчәк.
Олимпиадада катнашучыларның белеменә Казан дәүләт университеты галимнәреннән торган жюри бәя бирәчәк. Җиңүчеләргә исә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз