news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы башлана

Олимпиадада татар мәктәпләрендә укучылар катнаша.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 29-31 гыйнвар көннәрендә Казанда татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы башлана. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Олимпиаданың йомгаклау этабы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәгенең Дәрвишләр бистәсендә урнашкан «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында оештырылачак.

Бүген, 29 гыйнварда, олимпиадада катнашучылар Казанга килә һәм команда җитәкчеләренең киңәшмәсе узачак. Иртәгә олимпиада тантаналы төстә ачыла. Шуннан соң укучылар биремнәр чишәргә керешәчәк. Олимпиада 31 гыйнварда тантаналы төстә ябыла.

Бүген исә Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы ябу тантанасы була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot