news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар тарихы һәм мәдәнияте турында ачык лекторий башланды

Казанда татар тарихы һәм мәдәнияте турында ачык лекторий башланды
Фото: tatar-congress.org

«Түбәтәй» ширкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта татар тарихы һәм мәдәнияте турында ачык лекторий башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче лекция татар бакча мәдәниятенең матди һәм метафизик мәгънәсенә багышланды. Тыңлаучылар бакча белән мәңгелеккә портал һәм рухи камилләшү киңлеге буларак танышты. Шулай ук лекциядә шәхси коллекцияләрдән кулъязмалар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot