news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар шрифтларын ясаучы Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмә ачыла

Татар шрифтларын ясаучы һәм язу машиналарын уйлап табучы галим Мөхәммәд Идрисинең тормышы һәм эшчәнлеге беренче тапкыр махсус күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

«Мөхәммәд Идрисов: шрифтлар остасы» күргәзмәсен ачу һәм шул исемдәге китапны тәкъдим итү 28 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында була. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли музей фондларында танылган галим белән бәйле предметлар коллекциясе саклана. Бу материаллар быел дөнья күргән «Мөхәммәд Идриси: шрифтлар остасы» китабына да кертелде. Китапны төзүдә китапчылык эше, татар китабы тарихы, полиграфия сәнгате белгечләре катнашты.

Шулай ук бу көнне музейда басмачылык тарихын чагылдырган остаханәләр үтәчәк. Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләрен каллиграф, машинистка һәм верстка остасы вазыйфаларында сыный алачак.

Оештыручылар белешмәсе буенча, Мөхәммәд Идриси (1882— 1948) полиграфия белгече дә, рәссам һәм гравер, татар китапларын бизәүче дә, глобуслар һәм атласлар төзегән картограф та. 1882 елда матбагачы Ибраһим Идрисов гаиләсендә туа, балачактан ук китап бастыру эшләренең үзәгендә кайный һәм полиграфия белән кызыксына башлый. Казанда ул Иван Харитонов басмаханәсендә тәҗрибә туплый, шунда гравюра ясау, картография һәм хәреф кою һөнәрләрен үзләштерә.

Германия, Төркия, Ливан һәм Мисырда белемен ныгыта, китап бастыруның заманча технологияләрен һәм гарәп каллиграфиясе стильләрен җентекләп өйрәнә.

Төрледән-төрле китап иллюстрацияләре, шәкертләр өчен географик карталар, басмаханәләр өчен яңа хәреф калыплары ясый. 1920 нче елларда ул гарәп шрифтын реформалауда катнаша.

Казанда гарәп хәрефләре өчен язу машинасын ясауга да ул күп көч түгә. Милли музей фондында Идрисинең «Ундервуд» язу машинасы нигезендә яңа төрки әлифба өчен клавиатура ясау схемалары саклана. Идриси уйлап тапкан шрифтлар Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия басмаханәләрендә һәм язу машиналарында кулланыла, ул якларда ул «Нәсхи Мөхәммәд Идриси» бренды белән билгеле була, диелә бу хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100