news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» конференциясе булды

Казанда «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» конференциясе булды
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» дигән тема буенча онлайн V республика конференциясе узды. Әлеге тема буенча уздырылган конкурска нәтиҗә дә ясалды.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина катнашучыларны сәламләп, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиеваның, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салиховның сәламен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры, тарих фәннәре кандидаты, жюри рәисе Фәрит Уразаев һәр катнашучыга эчтәлекле мәкаләләре өчен рәхмәт әйтте. Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеген югары бәяләп, методик үзәк булуын ассызыклады.

«Конкурста Татарстан районнарыннан – Әлки, Балык Бистәсе, Мөслим, Арча, Әгерҗе, Ютазы,Чистай, Актаныш район мәктәп-гимназияләре, китапханәчеләре, шулай ук Казан мәктәпләре укучылары, укытучылары катнашты. Россия төбәкләреннән ел саен актив катнашучылардан Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылы мәктәбе, Түбән Новгород өлкәсенең Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбен атап була. Конкурста катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Барлыгы 40ка якын мәкалә алынды. Йөзгә якын кеше катнашты», - диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Онлайн элемтәдә Гомәр Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова үз төбәкләрендәге тарихи, истәлекле урыннарның күп булуын, һәркемне экскурсияләргә чакырды. Сәүдәгәрләр темасын эченә алган конференциянең әһәмиятенә тукталып оештыручыларга рәхмәтен әйтте. Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова үз авыл чишмәләренең иганәчеләре белән таныштырды.

«Татарстанның Арча районы «Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»ннән Айгөл Сабирова Касыйм шәһәрендә яшәгән Кастровлар нәселенең эшчәнлегенә тукталды. Укучыларның тарих белән кызыксынуын, киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкләрен әйтте. Әлки районы Татар Төгәлбәе авылы китапханәчесе Әнисә Фәсахова авыл фермерларының эш-гамәле турында сөйләде. Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең 7 класс укучысы Әмилә Шәрифуллина Гобәйдуллиннар нәселенең изге эшләрен атап үтте. Әлки районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова чыгышы да һәркемне җәлеп итте», - диде ул.

Флюра Абдуллина әйтүенчә, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге диварларын сәүдәгәр һәм меценатларга багышланган зур күләмдә эшләнгән агач бизәп тора. «Өйрәнелгән һәр сәүдәгәрнең исем фамилияләре язылып барыла. Шулай ук язмалар «Безнең кавем» китабына кертеләчәк», - диде ул.

  • Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар конгрессының татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Һәм Россиядә Гаилә елы буларак билгеләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100