Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда татар сәүдәгәрләре эшчәнлегенә багышланган конференциягә йомгак ясалды
Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган VI республика күләмендәге конференция узды. Әлеге тема буенча уздырылган конкурска йомгак та ясалды.
«Конкурста Арча, Актаныш, Баулы, Әтнә, Түбән Кама, Кама Тамагы, Сарман, Кукмара, Балтач, Балык Бистәсе, Әлки районнары, Казан, Чаллы, шәһәрләре, чит төбәкләрдән Башкортстан, Әстерхан, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбеннән, Түбән Новгород өлкәсе Пильна агросәнәгать техникумыннан 60ка якын мәкалә килгән иде. Барлыгы 100дән артык кеше катнашты», - диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының» Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламен җиткергән.
Чара «Туган телем» җыры белән башланган. Аны Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хәмәтгалиева җитәкчелегендәге Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең «Сылу» төркеме башкарган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Сөләйман Рәхимов конгресс җитәкчелеге исеменнән чараны оештыручыларга рәхмәт әйткән. Жюри рәисләреннән, шагыйрә, әдәби-тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан-Галиуллина бәйгедә катнашучыларның сәүдәгәрләр эшчәнлеген өйрәнеп, тирән эчтәлекле мәкаләләр язуларын ассызыклап үткән.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова узган гасырларда яшәгән сәүдәгәрләрнең мәдәни, дине тормышларын эшкуарлык юнәлешләре белән берлектә алып баруларына тукталган.

«Чарада хезмәт ветераны Һаҗәр Бәширова Брест крепостендә үз күзләре белән күргән уй-кичерешләре турында, Бөек Ватан сугышында бабаларының күрсәткән батырлыгы хакында күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Казан шәһәре «Азино» балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фәйрүзә Вәлиева чыгышын бертуган Рәмиевларга багышлаган. «Казан шәһәренең «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәгеннән Әнвәр-Азамат Хәертдиновлар Дәрдемәнднең шигырен сөйләде. Җитәкчеләре Зифа Гәрәева да сүзләрен шигьри юллар аша җиткерде. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Дәрдемәнд шигырен инглиз телендә яңгыратты», - диде Флюра Абдуллина.

«Татарстанның Актаныш районы Миргалим Басыров исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Рамил Сәлахов Мәчти авылы тарихында Солтановлар нәселе турында мавыктыргыч итеп, аларның үрнәк хезмәтләрен дәлилле фактлар белән аңлатып бирде. Казан шәһәренең 189 нчы күп профильле «Заман» гимназиясенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Габделхаева данлыклы Үтәмешевлар нәселенең бәһаләп бетергесез хезмәтләре турында сөйләде», - диде үзәк җитәкчесе.
Татарстанның Арча районы «Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»нең инглиз теле укытучысы Айгөл Сабирова Арча сәүдәгәрләренең үрнәк гамәлләрен атаган. Казанның 141 нче гимназиянең туган (татар) тел укытучысы, музей җитәкчесе Лилия Гарифуллиина сәүдәгәр Гатаулла Даутов турында сөйләгән.
«Казан шәһәренең 7 нче интернат-лицее укучысы Камил Җамалиев яшь булуына да карамастан Әсхәт Галимҗанов үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү мөһимлегенә тукталды. «Минем әтием - меценат» дип, конкурста катнашкан Мәрьямнең әтисе Айваз Вәлиәхмәтов чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Казан кооператив институтында икътисад куркынычсызлыгы белгечлегендә укучы, Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылыннан Рәхим Камалетдинов «Татарлар» дигән җырны башкаруы да алкышларга күмелде», - диде Флюра Абдуллина.
Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнгән. Аны жюри рәисләреннән, халыкара конкурслар лауреаты, җырчы, актриса Гөлнара Хәйруллина башлап җырлаган.
«Конкурста катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бәйгедә катнашкан авторларның мәкаләләре «Безнең кавем» китабына кертеләчәк. Быел Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырыла. Конкурста катнашып чыгыш ясаучыларга Бөек Җиңү батырларының фотосурәтләре төшерелгән блокнотлар тапшырылды», - дип билгеләп үтте Флюра Абдуллина.

- Чара Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз