news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар-рус һәм рус-татар машина тәрҗемәсе системасын булдыру турында сүз булды

ТР Фәннәр академиясендә 2014-2020 елларга телләр сакланышы буенча дәүләт программасын тормышка ашыру презентацияләнде

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Фәннәр академиясендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы”н тормышка ашыруның презентациясе узды. Чара ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ABBYY Language Services” лингвистик технологияләр фирмасы тарафыннан оештырылды.

“Бүген тел нинди генә матур, бай булмасын, әгәр ул компьютер һәм мобиль технологияләр теле булмый икән, ул тора-бара юкка чыгачак. Татарстанда татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Телебез әкренләп интерфейслар теленә әверелә. Димәк, аның киләчәге бар”, – дип сөйләде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, профессор Җәүдәт Сөләйманов.

Очрашуда ТР Фәннәр академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Ринат Гыйльмуллин 2014 елда телләр турындагы дәүләт программасын тормышка ашыруның төп нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге программа кысаларында республикадагы министрлыклар, ведомстволар һәм институтлар тарафыннан 185тән артык чара гамәлгә ашырылырга тиеш. ТР Фәннәр академиясенә 5 юнәлештә барлыгы 10 проект йөкләнгән. Аларның барысы да документацион технологияләр базарында татар һәм рус телләренең эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2014-2020 елларга каралган телләр сакланышы буенча дәүләт программасы кысаларындагы бурычларның бер блогы – татар-рус һәм рус-татар машина тәрҗемәсе системасын булдыру. Әлеге фәнни-технологик проектны ТР Фәннәр академиясе, “ABBYY Language Services” лингвистик технологияләр фирмасы белән берлектә, гамәлгә ашыра. Бу эштә ТР министрлыклары һәм ведомстволарыннан 40тан артык тәрҗемәче-лингвист катнаша. Проектның төп максаты – татар һәм рус телле текстларның электрон корпусын һәм “SmartCAT” платформасы нигезендә русча-татарча глоссарийлар булдыру.

“ABBYY Language Service” фирмасы генераль директоры Иван Смольников сүзләренә караганда, Татарстан Россиянең полилингвистик хезмәт һәм технологияләр буенча алга киткән төбәкләренең берсе булып тора. Фирма моңа кадәр дә республикада эшчәнлек алып барган. 2013 елда, мәсәлән, Универсиада вакытында кунаклар һәм катнашучылар өчен күптелле элемтә үзәген оештырганнар. Бүген “ABBYY Language Services” республиканың эре компанияләре һәм IT-паркы белән дә хезмәттәшлек итә. Фирма уникаль “SmartCAT” тәрҗемәләрне автоматлаштыру системасына ия. Әлеге система тәрҗемә эшен күпкә җиңеләйтә һәм гадиләштерә. Татар-рус машина тәрҗемәсе системасы киләчәктә республиканың дәүләт органнарында документлар әйләнешендә кулланылачак. Программа төзүчеләр, тәрҗемәчеләр һәм лингвистлардан торган төркемнәр оешачак. Алар татар һәм рус телле текстларның электрон корпусын туплау белән шөгыльләнәчәк.

Ринат Гыйльмуллин сөйләвенчә, хәзерге вакытта программа кысаларында татар телендә мобиль сүзлекләр булдырылган. Аларны төрле маркетлар аша телефонга йөкләп була. 2015 елда кулланучыларның фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алып, бу юнәлештәге эшчәнлек дәвам итәчәк. Шулай ук сүзләр базасын, платформалар линиясен киңәйтү, татар-инглиз телләре электрон сүзлеген булдыру планлаштырыла.

Узган елда “Тиз.яз” мобиль кушымтасы – татарча клавиатура эшли башлаган. Аның ярдәмендә текстларны татарча бастырырга мөмкин, ә клавиатурага кертелгән сүзлек вакытны янга калдырырга ярдәм итә.

Ринат Гыйльмуллин tatsoft.tatar/ru татар теленә локальләшкән программа продуктлары сайты турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, мондый сайтны булдыру инде күптән кирәк булган.

Программа кысаларындагы тагын бер бурыч сөйләм технологияләре белән бәйле. Аны тормышка ашыру өчен компьютерга мөстәкыйль рәвештә кеше сөйләмен синтезлый һәм таный торган система булдыру зарур. 2014 елда бу юнәлештә дә эшләр башкарылган: сөйләм корпуслары студия шартларында профессиональ диктор тавышы белән яздырылган, аудиофайлларны билгеләү һәм синтез алгоритмнары эшләнмәләрен эшкәртү этабы башланган. Алынган материаллар ярдәмендә татар сөйләмен синтезлау мөмкинлеген бирә торган программа эшләнәчәк. Беренчел сөйләм материалларын туплау бүген дә дәвам итә.

Бүген “ABBYY Language Service” фирмасының Казандагы төбәк офисы ачылды. Моның төп сәбәпләренең берсе – Татарстанның икътисади яктан үсеш алган үзәк булуында. Моннан тыш, төбәк фирма өчен тел ягыннан да отышлы: рәсми документларны ике рәсми дәүләт теленә тәрҗемә итү ихтыяҗы Россиянең һәр субъектында да юк. Шулай ук республика даими рәвештә спорт, туризм өлкәсендәге халыкара вакыйгалар үзәгенә әверелеп тора. 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Шуңа күрә биредә лингвистик технологияләргә ихтыяҗ зур. “ABBYY Language Service” исәпләүләренә караганда, Татарстан тәрҗемә базарының бәясе елына 1 млрд. сумны тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot