news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар музыкасы фестивале узачак

7-14 февраль көннәрендә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Н. Җиһанов исемендәге татар музыкасы фестивале узачак.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 февраль көнне Рәшит Кәлимуллин, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Элмир Низамов һәм башка танылган композиторларның әсәрләре яңгыраячак.

10 февраль премьералар көне булачак. Дәүләт академия симфоник оркестрын тарафыннан Ильяс Камалның Кыпчак увертюрасы, Илһам Байтирәкнең «Ай былбылым» симфоник поэмасы, Эльмира Галимованың «Кол Шәриф» операсыннан өзекләр һәм башка композиторларның әсәрләре башкарылачак. Солистлар Сөмбел Кыямова, Айрат Ганиев, Иркен Мостафин.

14 февраль көнне Фәрит Яруллинның 115 еллыгы уңаеннан «Шүрәле» балетыннан сюита, Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгы уңаеннан «Йосыф Зөләйха» балетыннан өзекләр, «Җыен» дип аталган оркестр өчен язылган концерты тамашачыга җиткереләчәк.

Татарстан һәм башкалабыз Казан кунакларын 7, 10, 14 февраль көннәрендә узачак «Мирас» татар музыкасы фестивалендә көтеп калалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot