news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар музыка кораллары турында китап тәкъдим ителәчәк

Казанда 24 июньдә музыка белгече Геннадий Макаровның «Татарларның этник музыка кораллары» китабы тәкъдим ителәчәк. Чараны «Миллиард.Татар» лекториясе командасы Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрә.

Геннадий Макаров – традицион татар музыка коралларын танытучы һәм популярлаштыручы. 40 ел дәвамында ул татарлар тупланып яшәгән урыннарга этнографик экспедицияләрдә катнаша, борынгы җырларны, музыкаль нарративларны һәм традицияләрне җыя.

Очрашу 24 июньдә «Ногай» кунакханәсендә (Профсоюз ур., 16Б) узачак. Башлана 18:00 сәгатьтә. Чарада Геннадий Макаров китабын, шулай ук төрки-татар музыкасы тарихы буенча башка басмаларны сатып алырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot