news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар мөнәҗәтләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләячәкләр

«Миллиард. Татар» лекториесы кысаларында Татарстан башкаласы кунаклары татар музыкасының үзенчәлекле жанры – мөнәҗәтләр турында белә алачак. Бу хакта «Миллиард.Татар».

Мөнәҗәтләр – мәңгелек, яшәү һәм үлем темаларына кагыла торган дини җырлар гына түгел. Аларда кеше тормышының төрле мизгелләре чагыла.

Идел буе татарларында мөнәҗәт жанрының барлыкка килү тарихы һәм аның хәзерге хәле турында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм «Татар истәлекләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләячәк.

Лекция пәнҗешәмбе көнне, 12 ноябрьдә, «Татмедиа» АҖ бинасында (Декабристлар ур., 2 йорт) узачак. Чара 18 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot