news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татар молекуляр аш-су көне узачак

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, Казан дөньяның аш-су башкаласына әйләнәчәк.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан әлегә дөньяның аш-су башкаласы түгел, әмма моңа бик омтыла. Бүген туристлар Татарстанда дөнья халыклары ашлары белән сыйлана ала, искәрмә булып бик экзотик ашлар гына тора. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Милли аш-суны популярлаштыру максатыннан, республикада өч ел рәттән “Тәмле Казан” фестивале уздырыла. Барлык туристлык маршрутлары кунакларны татар ашлары белән таныштыру өчен төзелгән. Шушы ялларда Спас районының Болгар шәһәрлегендә урта гасыр сугышы фестивале узачак, биредә шулай ук кунаклар милли ашлардан авыз итә алачак», – дип белдерде ул.

Татарстанның Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Оксана Саргина сүзләренчә, якын бер атнаның якшәмбесендә Казанның бер паркында "Татар молекуляр аш-суы" көне узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100