news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар милли ашлары компетенцияләр үзәген булдырырга телиләр

Казанда татар милли ашлары компетенцияләр үзәген булдырырга телиләр
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанда татар милли ашлары компетенцияләр үзәге проекты булдырыла. Ул республика җәмәгать туклануы оешмалары өчен белгечләр әзерләп кенә калмаячак, инде булган ризыкларны яңача әзерләү ысулларын да эзләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Инициатива әлегә идея стадиясендә. Бурыч – проектны аңлаешлы структурага салу. Анда ресторан тармагы өчен кадрлар әзерләп кенә калмаячаклар, үзебездә җитештерелә торган продуктларны яңа төрле ризыклар әзерләү өчен куллануның яңа вариантларын да эзләячәкләр. Шул рәвешле, Татарстан гастрономиясе киңәячәк һәм үсәчәк», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Мондый үзәкне булдыруның иң мөһим максаты – Казанны Россиядә генә түгел, ә бөтен дөнья масштабында гастрономия үзәге итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot