news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак

Казанның балалар бакчаларында 6-7 яшьлек малайлар арасында сайлап алу турлары үткән.

Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тиздән, майның икенче яртысында, Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанның балалар бакчаларында 6-7 яшьлек малайлар арасында сайлап алу турлары үткән. Хәзер катнашучылар бәйгенең финал өлешенә әзерләнә.

Кичә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татар кызчыгы-2018" бәйгесенең финалы узды. Сигез нәни кызчык милли уеннар, гореф-гадәтләр, йолаларны сәхнәдә күрсәтүдә иҗади осталыкларын күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100