news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Татар кызы, Татар егете – 2026» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Казанда «Татар кызы, Татар егете – 2026» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

23 ноябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар кызы, Татар егете – 2026» шәһәр конкурсының финалы узды. Йомгаклау чарасында район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашты. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.

Финал 3 турдан торды: кызлар-егетләр үзләре белән таныштырды, татар халык милли бәйрәмнәренең, гореф-гадәтләренең һәм йолаларының заманча чагылышын күрсәтте һәм язучы, татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучыларның берсе, драматург, публицист Фатих Әмирхан юбилеена багышлап, аның иҗаты буенча өзекләр тәкъдим итте.

Финалистларны мәртәбәле жюри бәяләде: Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле солисты Айгөл Кыямова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, журналист, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре Рәсимә Шәмсетдинова.

Иң югары балл җыйган конкурсантлар – Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Шәрипова Азалия һәм Совет районының 149 нчы татар телендә белем бирүче лицее укучысы Шәрипов Надир Гран-прига – «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемнәренә лаек булды.

Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot