news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәркүләм бәйгесе җиңүчеләрен ачыклыйлар

Финалга узучылар арасында "Голос. Дети" тапшыруы аша танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар.

(Казан,25 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 28 ноябрь көнне Казанның Химиклар мәдәният сараенда "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәркүләм бәйгесенең финалы узачак. Анда башкала мәктәпләрендә белем алучы яшүсмерләр катнаша.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, конкурс программасы 1 октябрьдә башланган. Аның нигезендә, шәһәрнең һәр районында бәйгенең беренче этаплары үткәрелеп, финалда катнашучылар сайлап алынган. Финалга узучылар арасында Киров районының 4 нче номерлы интернат-гимназиясендә белем алучы, "Голос. Дети" тапшыруы аша танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар.

Бәйгенең йомгаклау өлешендә катнашучылар "Кәрим Тинчурин - татар халкының бөек улы" темасына визит карточка әзерләргә тиеш. Ягъни, авторның берәр пьесасыннан өзек күрсәтү шарт итеп куелган. Шулай ук катнашучыларга татар халык биюен биергә, аш-суга осталыкларын күрәтергә, замана татар егете һәм татар кызы нинди булырга тиеш дигән темага уйлануларын жюрига җиткерерү таләбе куелган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100