Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149 лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде — иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә.
Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде — конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла, ә 2014 елдан ул район этабы, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр турының финалистлары сайлана торган бердәм чара булып тора, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз