Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казанда “Татар кызы-2006” бәйгесе узачак
^Казанда “Татар кызы-2006” бәйгесе узачак
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 22нче март көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татар кызы - 2006" бәйгесе узачак. Аны Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү фонды оештыра.
Бәйгедә Казан шәһәренең җиде районындагы мәктәпләрнең өлкән сыйныфларында укучы җиде кыз катнашачак. Чибәрлектән тыш алар татар теле, әдәбияты, гореф-гадәтләре, тарихы һәм сәнгатен яхшы белергә тиеш.
Кызларга укытучылар, методистлар, галим-педагоглар, иҗади берлекләр вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирәчәк. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча әйдәп баручы белгече Рәйхана Баһавиева хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз