news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар кухнясы тарихы турында сөйләячәкләр

Казанда татар кухнясы тарихы турында сөйләячәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Миллиард.Татар» лекторие Казан халкын һәм кунакларын татар милли ашларына багышланган беренче лекциягә чакыра. Тыңлаучыларга XIX–XX гасыр этнографларының татарларның традицион ризыкларын, эчемлекләрен һәм аш-су гореф-гадәтләрен ничек тасвирлаулары турында сөйләячәкләр.

Лекция өчен материалларны ел дәвамында «Миллиард.Татар» корреспонденты Илүзә Исхаков туплаган. Ул Россиядә һәм якын чит илләрдә яшәүче татарларның төрле төркемнәренең туклану үзенчәлекләрен һәм кулинария традицияләрен чагылдырган танылган татар совет кулинарлары язмалары һәм тарихи чыганаклар белән эшләде.

Лекция 12 октябрьдә, дүшәмбе көнне, Казан Осталык үзәгендә (ЦУМ) Мәскәү урамы, 2 адресы буенча үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot