Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин
Аның концепциясе инде әзер
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин: аның консепциясе инде әзер. Бу хакта бүген ТР парламентында Әдәбият елы уңаеннан узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.
Ул Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак. “Шәриф Камал музее инде 2-3 ел буш тора һәм анда, төзекләндерү эшләре уздырганнан соң, музейның бер катында “Татар китабы йорты” булдыру тәкъдиме белән чыктык. Шәриф Камал музее да эшчәнлеген бу бинада дәвам итәчәк”, - диде парламент депутаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз