news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татар китабы йорты ачылачак

Шәриф Камал музей-йортында Татар китабы йорты ачылырга мөмкин.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Татар китабы йорты ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин хәбәр итте.

“Шәриф Камал музей-йорты реконструкциядән соң Татар китабы йорты буларак ачылачак. Аның бер катында Шәриф Камал музее экспозициясе булса, бер катында Татарстан китап нәшриятының китап кибете урнашыр дип планлаштырыла”, - диде Дамир Натфуллин.

Әлегә Казан шәһәренең Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музей-йортында реконструкция эшләре башланды. Аның кайчан тәмамланасы әлегә билгеле түгел.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100