Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан халкын татар һәм башкорт биюләре хәрәкәтләре белән таныштырачаклар
Кабан күле буенда 6 июльдә Казан халкы һәм кунаклары өчен татар һәм башкорт биюләре буенча мастер-класс үткәреләчәк. Дәрес ике проект кысаларында узачак: Казанның «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм Уфаның «Самауырлы Ритайым».
«Дуслык күпере» интерактив программасын ике халыкның төп бию элементларын өйрәнүгә багышлыйлар. Очрашуда тере музыка яңгыраячак – биючеләргә ярдәмгә башкорт музыкантлары киләчәк, ә курайда, тальянда һәм баянда музыкант Ильяс Фәрхуллин уйнаячак.
Шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Уфадан «Самауырлы Ногайым» проектының автор-оештыручысы Рөстәм Габдразаков катнашачак.
Мастер-класс 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал театры парковкасы астында башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева куратор булып тора. Дәресләр һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда бушлай уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз