news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар халык әкиятләре һәм легендалары музее барлыкка килергә мөмкин

“Әкият дөньясы” нәниләр һәм яшүсмерләр адиториясен күздә тотып эшләргә планлаштыра

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Казанда татар халык әкиятләре һәм легендалары йорты барлыкка килергә мөмкин. Концепция буенча, әлеге музей күңел ачу һәм танып белү функциясен башкарачак.

Башка музейлардан аермалы буларак, “Әкият дөньясы” нәниләр һәм яшүсмерләр адиториясен күздә тотып эшләр дип планлаштырыла.

Ул, шартлы рәвештә, 4 залга бүленәчәк: су, ут, һава һәм җир заллары. Монда балалар мастер-классларда катнаша ала, аниматорлар белән уйный һәм хәтта әкият терапиясен дә үтә алачак. Терапия вакытында балалар белән махсус психолог эшләр дип көтелә.

Аерым залда татар кафесы булдыру да ниятләнә. Тиз генә тамак ялгап ала торган милли кафеда татар милли ашлары һәм камыр ризыклары булачак, дип яза etatar.ru сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot