news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар халкының үсеш стратегиясен булдыру турында фикер алышалар

Васил Шәйхразиев аның халык белән сөйләшеп, тәкъдимнәрне җыеп кабул итә торган документ булуын әйтте.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Казан" милли-мәдәни үзәгендә татар милләте үсеше стратегиясенә багышланган түгәрәк өстәл утырышы уза. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып бара.

Ул Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында татар халкының үсеш стратегиясен булдыру бурычы куелганын искәртте. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, Фәннәр академиясе, Тарих институтының үз юнәлешләре буенча эшли башлаганнарын әйтте.

"Бу халык белән сөйләшеп, тәкъдимнәрне җыеп, бергә кабул итә торган документ. Бу безнең беренче уртага салып сөйләшү", - диде Васил Шәйхразиев.

Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев стратегик документның татар милләте турында 30 сораудан гыйбарәт булган нигезләмәсен тәкъдим итте. Анда татар милләтенең бүгенге хәлен бәяләү, киртәләр, гаиләнең төп бурычы, әхлак, рухият, иман, милли үзәкләр, милли матбугатта мәгънә кытлыгы һәм башка мәсьәләләр кертелгән.

Тарихчы Дамир Исхаков татар стратегиясе турында сүз 2002 елда ук чыкканын, ләкин төгәл документ барлыкка килмәгәнен әйтте. "Документны болай җиңел генә эшләп булмыЙ. Безнең иң йомшак урын - татарлар арасында иҗтимагый фәннәр буенча югары дәрәҗәле белгечләр аз булуы. Аналитика базасы да мактанырлык түгел", - диде.

Стратегия буенча фикерләрен башка катнашучылар да җиткерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100