news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар халкының этнодини бердәйлеге хакында фикер алышачаклар

2019 елның сентябрендә республика башкаласында икенче халыкара конференция узачак.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 18-20 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Глобальләшү шартларында татар халкының бүгенге дөньяда этнодини бердәйлеге» дигән икенче Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада этнологлар, этнографлар, ислам һәм дин белгечләре, тарихчылар һ.б. катнаша ала.

Форум кысаларында секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак, аларда бүгенге заман шартларында этномәдәни киңлекне үстерү проблемалары, татар халкының этнологик һәм дини бердәйлеге арасындагы үзара элемтәнең үзенчәлекләре һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар. Конференция ахырында мәкаләләр җыентыгы бастырып чыгару күздә тотыла.

Чарада катнашырга теләүчеләр гаризаларын – 1 августка, ә бастырып чыгару өчен доклад текстларын 15 августка кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә ала: confkzn2019@mail.ru.

  • Гаризага сылтама: /file/File/ЗАЯВКА(9).docx 

news_right_1
news_right_2
news_bot