news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар халкының бөек улы Муса Җәлилне искә алдылар

Бүген Казанның 1 Май мәйданында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның 1 Май мәйданында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бүген татар халкының бөек улы Муса Җәлил тууына 104 ел тула.
Ватаныбыз һәм татар халкы азатлыгы өчен башын салган Муса Җәлилне искә алырга бүген Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, танылган шагыйрьләр, язучылар, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре, Җәлил иҗатын сөюче милләттәшләребез килгән иде.
Тантананы Зилә Вәлиева ачып җибәрде. “Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кылган батырлык барлык чорларда да зур ихтирам белән искә алына. Ел саен аларның батырлыгы турында яңадан-яңа тарихи фактлар ачыла. Бүгенге дата халкыбыз өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Быел Татарстан Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 еллыгын билгеләп үтә. Җәлил һәм аның көрәштәшләре кылган батырлыкны үз әсәрләрендә классик әдипләр генә түгел, киләсе буын язучылар да сурәтләячәк, чөнки рухи бөеклек берничәк тә игътибарсыз кала алмый. Муса Җәлил турындагы әсәрләр дөреслеккә нигезләнсен иде, дип телисе килә. Бүген Җәлил батырлыгын шик астына куючылар бар. Әмма алар Җәлилгә, җәлилчеләргә генә кул сузмый, алар татар рухына, аның хәтеренә кул суза. Муса Җәлил язмышына кагылышлы тарихи фактларны өйрәнү буенча тикшеренү эше дәвам итә. Бу юнәлештә эшләүче галимебез Искәндәр Гыйләҗев, язучыбыз Рафаэль Мостафинга зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу изге эшкә яшь галимнәребез һәм язучыларыбыз да кушылсын иде. Мәдәният министрлыгы аларга ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер”, - диде Зилә Вәлиева.
Аның сүзләренә караганда, Муса Җәлил сугышта гына түгел, тыныч тормышта да милләтебез өчен җан атып йөрүче кеше булган. Казанда опера һәм балет театрын ачуга зур өлеш керткән, Язучылар берлегендә актив эшчәнлек алып барган. “Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы безнең күңелдә мәңге уелып кала. Татар халкы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы алдында баш ия”, - дип сүзен төгәлләде мәдәният министры.
Муса Җәлил турында җылы сүзләрне ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрь Разил Вәлиев тә ирештерде. Искә алу тантанасыннан соң чарада катнашучылар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

news_right_1
news_right_2
news_bot