news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда татар фольклоры мәсьәләләре каралачак
10 февральдә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт татар фольклоры үзәге “Бүгенге заман татар фольклорын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли конференциясен уздыра
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 10 февральдә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт татар фольклоры үзәге “Бүгенге заман татар фольклорын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Анда узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр дә ясалачак.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, фольклорчылар халык иҗатын өйрәнүнең теоретик үзенчәлекләре; фольклорны халык арасында өйрәнү; бүгенге заманда белем бирү һәм мәдәният контекстында мифлар, фольклор һәм әдәбият; фольклор һәм профессиональ сәнгать, гореф-гадәтләр; фольклор һәм халык ышанулары, халык хореографиясе мәсьәләләре кебек темаларны яктыртачак.
Чара ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ярдәме белән уздырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot