news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татар филологиясе һәм тарихы факультетына 20 ел тулуга багышланган чаралар уза

Татар филогиясе һәм тарихы факультеты, 20 ел эшләү дәверендә, татар телендә югары белем бирүче фәнни үзәк дәрәҗәсенә җитте

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Быел Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты оешуга 20 ел тулды. 3 ноябрьдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә бу уңайдан тантаналы чара оештырыла.

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты 1989 елда, КДУның киңәйтелгән Советы утырышы карары белән, филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге базасында Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты буларак оешты. 2000 елда көнчыгыш телләре кафедрасы мөстәкыйльлек алды һәм Көнчыгышны өйрәнү институты барлыкка килде.

Татар филогиясе һәм тарихы факультеты, 20 ел эшләү дәверендә, татар телендә югары белем бирүче фәнни үзәк дәрәҗәсенә җитте. Факультетта аспирантура, докторларның диссертация советы бар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни конференцияләр даими үткәрелә. Студентлар “филология” белгечлеге һәм тарих, чит телләр, тәрҗемә теориясе һәм практикасы, әдәби тәнкыйть һәм редакцияләү специализацияләре буенча белем ала. Кафедраларда чит ил студентлары стажировка уза һәм татар телен өйрәнә.

Татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаучылар хәзерге хезмәт базарында үз урыннарын таба. Чөнки татар факультетында укыганнар Татарстан Республикасының ике дәүләт телен камил белә, классик университет белеменә ия һәм үз эшенең остасы булып тора. Алар белем бирү өлкәсендә генә түгел, икътисадның төрле өлкәләрендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшли.

Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, татар факультеты, КДУның структур бүлекчәсе буларак, Болонья процессына һәм югары һөнәри белем бирү реформасына кушылды. Укытучылар коллективы заманча таләпләргә җавап бирә торган уку курсларын камилләштерү һәм яңаларын эшләү белән шөгыльләнә.

Татар факультетының юбилее уңаеннан КДУда 3-4 ноябрьдә “Европа цивилизациясе контекстында татар мәдәнияты” дип аталган халыкара фәнни конференция узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100