Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татар филологиясе һәм тарихы факультеты оешуга 20 ел тулуга багышланган чаралар уз
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә бу уңайдан тантаналы чара оештырыла
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). Быел Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты оешуга 20 ел тулды. Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә бу уңайдан тантаналы чара оештырыла.
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты 1989 елда, КДУның киңәйтелгән Советы утырышы карары белән, филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге базасында Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты буларак оешты. 2000 елда көнчыгыш телләре кафедрасы мөстәкыйльлек алды һәм Көнчыгышны өйрәнү институты барлыкка килде.
Татар филогиясе һәм тарихы факультеты, 20 ел эшләү дәверендә, татар телендә югары белем бирүче фәнни үзәк дәрәҗәсенә җитте. Факультетта аспирантура, докторларның диссертация советы бар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни конференцияләр даими үткәрелә. Студентлар “филология” белгечлеге һәм тарих, чит телләр, тәрҗемә теориясе һәм практикасы, әдәби тәнкыйть һәм редакцияләү специализацияләре буенча белем ала. Кафедраларда чит ил студентлары стажировка уза һәм татар телен өйрәнә.
Татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаучылар хәзерге хезмәт базарында үз урыннарын таба. Чөнки татар факультетында укыганнар Татарстан Республикасының ике дәүләт телен камил белә, классик университет белеменә ия һәм үз эшенең остасы булып тора. Алар белем бирү өлкәсендә генә түгел, икътисадның төрле өлкәләрендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшли.
Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, татар факультеты, КДУның структур бүлекчәсе буларак, Болонья процессына һәм югары һөнәри белем бирү реформасына кушылды. Укытучылар коллективы заманча таләпләргә җавап бирә торган уку курсларын камилләштерү һәм яңаларын эшләү белән шөгыльләнә.
Татар факультетының юбилее уңаеннан КДУда 3-4 ноябрьдә “Европа цивилизациясе контекстында татар мәдәнияты” дип аталган халыкара фәнни конференция уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз