news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар эстрадасы йолдызлары ДРКБ пациентлары белән хәйрия концерты куя

Концертта җыелган барлык акчалар «Роналд Макдональд йорты»нда яшәүче нәниләргә ярдәм итүгә тотылачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 27 март көнне IT-лицейның концертлар залында татар эстрадасы йолдызлары һәм Республика балалар хастаханәсе пациентлары катнашында «Бәхетебез белән бүлешик» концерты узачак. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт номерларын профессиональ артистлар Рамил Закиров, «Ямьле» вокал төркеме, Салават Миңнеханов, Илгиз Шәйхразиев, Лилия Гыйматдинова, Лилия Хәйруллина, Наил Нәбиуллин, Мөнир Рахмаев, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева тәкъдим итәчәк.

Татар эстрадасы йолдызлары белән сәхнәгә Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәвалану узучы балалар чыгачак. Концертта җыелган барлык акчалар «Роналд Макдональд йорты»нда ( ДРКБ каршындагы кунакханә) яшәүче нәниләргә ярдәм итүгә тотылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot