news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар дин галиме Нургали Хәсәнов турында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтеләчәк

22 апрельдә Татарстан башкаласында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында татар дин галиме Нургали Хәсәновның иҗатына багышланган кичә узачак. Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле куелачак.

«Дәрвиш» спектакле XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам вазифасын үтәгән татар дин галиме Нургали Хәсәновның тормыш юлына нигезләнгән. Әмма бу үткәндәге куркусыз геройның тарихы гына түгел, ә яшәүнең мәңгелек сорауларына җавап табарга омтылган кеше турында тирән мәгънәле спектакль, диелә хәбәрдә.

  • Нургали Хәсәнов – Урта Идел буеның абруйлы татар-мөселман дин галиме, шәйх һәм ахун, 30 елдан артык Буа мәдрәсәсе белән җитәкчелек иткән, күп кенә күренекле шәкертләр укыткан һәм тәрбияләгән. Аның тарихы – дөнья үзгәрешләре чорында иманны саклап калу омтылышында үз-үзенә каршы көрәш. Дин һәм мәгърифәтчелек өлкәсендәге күпкырлы тормышы һәм эшчәнлеге белән ул татар халкы тарихында онытылмас эз калдырган. Аның хезмәтләре Россия һәм Госманлы империясе хакимиятләре тарафыннан югары бәяләнә, моның өчен ул зур хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Спектакльнең авторы – Буа театрын нигезләүче һәм аның җитәкчесе Раил Садриев, режиссеры – Тимур Кулов.

Әлеге спектакльгә һәр теләгән кеше, шул исәптән мәдрәсә шәкертләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, хәзрәтләр чакырыла. Спектакльгә керү бушлай, 19.00 сәгатьтә башлана. Ул беренче тапкыр рус телендә күрсәтелә. Спектакльнең дәвамлылыгы 1 сәгать 20 минутны тәшкил итә.

«Дәрвиш» спектакле 2024 елда «Алтын битлек» милли театр премиясенә ике номинациядә тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100