news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар дин әһелләре җыены: Фикерләр туры килеп бетмәсә дә, дошман булырга кирәкми

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышы узды.

Казанда татар дин әһелләре җыены: Фикерләр туры килеп бетмәсә дә, дошман булырга кирәкми
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң элек, Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе мөгаллиме Мөхәммәт хәзрәт Бикбаев Коръән сүрәләрен укыды. Аннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

ТР Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җыенга илнең 78 төбәгеннән 1000 ләп делегат килгәнен әйтте. Иң ерак төбәкләр – Ерак Көнчыгыш, Камчатка, Магадан, Хабаровск, Саха Якутия. Кырым, Донецк, Луганск республикаларыннан делегатлар катнаша. Беренче тапкыр Запорожье, Орел, Липецк өлкәләре вәкилләре кушылган.

Татар халкы укымышлылыгы, гыйлемгә, китапка зур хөрмәте, мәгърифәткә омтылуы белән билгеле

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышында 2026 елда ислам дөньясы мәдәни башкаласы исеме Казанга бирелү сәбәпләрен аңлатты.

«Ике миллиардтан артык кешесе, дистәләгән дәүләтләре булган ислам дөньясының 2026 елда мәдәни башкаласы итеп сайланган Казанда җыелдык. Ни өчен Казан?! Ислам дәүләте булмаган Россиядәге бер шәһәр шундый дәрәҗәгә иреште. Бу, беренче чиратта, татар халкының укымышлылыгы, гыйлемгә, китапка зур хөрмәте, мәгърифәткә омтылуы һәм мәдәниятнең иң югары сыйфатлы әсәрләрен тудыра белүенә бәйле», – диде баш мөфти.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Икенчедән, татар халкы – тынычлык сөюче, диннәрара тату, матур яшәү үрнәген күрсәтүче дә. Безнең арабыздан чыккан Курсавилар, Фәезханнар, Бигиевлар бөтен татар халкы һәм аның рухи, гыйльми яшәешен дөньякүләм мәдәният орбитасына керткәннәр. Китапчылык, укуга һәвәслек, хөр һәм тирән фикер йөртү сәләте булган, шуның аркасында без – татарларны – башка халыклар таныйлар, хөрмәт иткәннәр һәм хөрмәт итәләр», – дип әйтте Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәрби операциядә катнашучыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә дә зур игътибар бирүен ассызыклап үтте.

«Махсус хәрби операциягә Ватаныбызны саклау өчен көрәшүче хәрбиләребезнең дини, рухи ихтыяҗларын үтәү максатыннан имамнарның анда даими йөрүенә игътибарыгызны, сезнең шәхсән бу изге эшкә зур әһәмият бирүегезне таныйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Донецк халык республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин безнең хәер-фатыйхабыз белән сезне «Донбасс өммәте алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләргә карар бирде», – диде Равил хәзрәт Гайнетдин. Рөстәм Миңнехановка әнә шул медаль тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бүлгәләнү, аерылуларга, үпкәләшүләргә вакыт та, форсат та булырга тиеш түгел»

Әйтергә кирәк, быел җыенга килүчеләр бик кадерле бүләк – кулъязма Коръән белән кайтып китә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дин әһелләренә аны үз эшләрендә файдаланырга киңәш итте. «Казанда чыккан мүсхәфләр халыкара стандартларга туры килә. Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, ә безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар. Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза», – диде Камил хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Коръән кәримнең яңа басмасына сөенүен белдереп: «Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһи-вәссалам, Кыямәт алдыннан Коръәнебез дә югалыр, Коръән хәрефләре дә югалыр, дип кисәтеп куйган иде. Бүген, Аллаһка шөкер, машинада гына түгел, кул белән язу яңадан башланды», – диде.

Тәлгать хәзрәт сүзләренчә, мәртәбәле кунаклар килүе бу җыенның әһәмиятен күрсәтә. Ул дин әһелләрен бүгенге катлаулы вазгыятьтә бердәмлеккә өндәде. «Аллаһ тарафыннан динебезне куәтләү, балаларыбызга әдәп-әхлак өйрәтү өстенлекле бурыч булуын онытырга тиеш түгелбез. Бүлгәләнү, аерылуларга, үпкәләшүләргә вакыт та, форсат та булырга тиеш түгел», – дип белдерде ул.

«Исламның уңай образын булдыру – нәфрәтчелеккә, исламофобиягә, экстремизмга каршы торуның мөһим юлы»

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов хәзерге кайнап торган дөньяда Россия үзен гасырлар дәвамында уникаль мәдәни күптөрлелеге, рухи бердәмлеге формалашкан үзенчәлекле дәүләт цивилизациясе буларак күрсәтә. «Татар халкының рухи, әхлакый нигезләрен үстерүдә ислам дине йогынтысын, заманча милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр ныгуының әһәмиятен билгеләп узу мөһим. Ислам дине – милли үзенчәлегебезнең нигезе», – диде. Ул Аллаһның төрле милләт һәм дин вәкилләренә хәерле эшләрдә ярышырга кушканын искәртте. «Исламның уңай образын булдыру – нәфрәтчелеккә, исламофобиягә, экстремизмга каршы тору, өммәтебезне, Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуның мөһим юлы», – дип белдерде Әлбир хәзрәт.

Россия Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов әйтүенчә, «башкарган эшләрне сөйләү – зур нәрсә, ләкин алдыбызда аңа караганда да зуррак хезмәтләр көтеп тора». «Бөтен милләтләр, диннәрнең мәнфәгатьләрен депутатлар игътибарга алырга тиешләр. Балык мөселманнар милләткә, дингә хезмәттә бер тавышта булырга тиеш. Без хәерле эштә бердәм булырга тиеш. Татарстан – бөтен Россиянең ислам көзгесе», – диде.

Нәфигулла Аширов Татарстанга Россия дәүләтенең игътибары зур булуын искәртте. «Хикмәт белән алып барылган эш нәтиҗәсе Татарстанга көч-куәт бирә. Татар халкы бөтен Россиягә чәчелгән», – дип ул сүз уңаеннан читтәге татарларга, дин әһелләренә ярдәмне арттыруны сорады. «Китаплар белән ярдәм итәләр, ләкин ул бик аз. Сәдака бирсәң, тагын да арттырып бирермен дигән бит. Татарстан да сәдака бирсә, аның да бәракәте артыр иде», – дип әйтте. Шул ук вакытта ул имамнарның җитәкчелеккә терәк булырга тиешлеген дә әйтте. «Кайбер мәсьәләләрдә килешмәгән чаклар да буладыр, ләкин ул безне дошманлыкка этәрергә тиеш түгел. Үзара дус булыйк», – дип өндәде.

Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе рәисе Әбу- Бәкер Шабанович 2027 елда Беларусь мөселман өммәте Белоруссия җирләренә татар-мөселманнарның килеп урнашуга 630 ел тулуына багышланган чаралар уздыруга әзерләнгәнен әйтте. Ул шул юбилейга әзерләнүдә башка татар дин әһелләреннән дә теләктәшлек, ярдәм, киңәш кирәклегенә ишарәләде.

«Россия Федерациясендә исламофобия юк»

Бүгенге утырышта «Казанфорум»га килгән кунак – БМО генераль секретареның исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос та катнашты. Ул исламның асылын дөрес күрсәтү әһәмиятен билгеләде.

«Россия Федерациясендә исламофобия юк. Биредә сез төрле милләт һәм диннәрнең бергә дус яшәүләренә ирешкәнсез. Бу җыенда сез төрле төбәкләрдән мөселманнарны җыйгансыз. Күп җирләрдә исламны кабул итмиләр, дөрес аңламыйлар. Хәтта уртак тарихыбызга, көнбатыш дөньясы файдасына исламның нинди роль уйнаганына игътибар бирмиләр. Төп максат – бар халыкка исламны дөрес итеп күрсәтү», – диде Мигель Анхель Моратинос.

«Кайбер вакытта фикерләр туры килеп бетмәскә мөмкин, ләкин без бер-беребезгә дошман булырга тиеш түгел»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә Моратинов белән икәүдән икәү очрашулары узганын әйтте. «Мигель абзый исламны бөтен дөньяга дөрес итеп күрсәтү эшен алып бара. Мин аңа, «әйдәгез, иртәгә безнең 1 мең имам катнашында җыен була» дигәч, ул «киләм» диде», – дип сөйләде.

«Хөрмәтле мөфти хәзрәтләре! Мөхтәрәм имамнар! Кадерле дин кардәшләр! Ел саен «Казанфорум» вакытында сезне чакырабыз. Сез милләтебез үсешенә зур өлеш кертәсез. Глобальләшү чорында без кем беләндер эшләргә тиеш. Иң нәтиҗәле эш мәчетләр аша. Без аны тоябыз. Бу юнәлештә сезңең белән эшне конгресс та алып бара. Бу – безнең бердәмлекне күрсәтү», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул җыенның әһәмиятен билгеләп үтеп: «Бергә утырып сөйләшергә шундый урын кирәк. Кайбер вакытта фикерләр туры килеп бетмәскә мөмкин, ләкин без бер-беребезгә дошман булырга тиеш түгел», – дип Татарстан Рәисе бәхәстән соң уртак фикергә килерлек урын булу мөһимлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов иртәгә борынгы Болгарда очрашачакларын искәртте. «Бергәләп Изге Болгар җыенына барырбыз», - диде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot