news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе ачылды

Казанда татар декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе ачылды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

ТР Сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар декоратив-гамәли сәнгатен тәкъдим итүче «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе ачылды.

Татарстанның ««Сафьян» фольклорны өйрәнү һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасының «Халык иҗаты хәзинәләре» иҗади проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Һөнәрчелек шигърияте» экспозициясе бөек Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Символга әверелгән сүз» күргәзмәсенең үзенчәлекле дәвамы булып тора.

Экспонатлар арасында мозаика техникасында күннән эшләнгән әйберләр, тамбур чигүе, татар зәркән сәнгате һәм милли мотивлар белән ясалган сынлы композицияләр урын алган.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проект Тукай сүзе белән татар мәдәниятенең матди образлары арасында үзенчәлекле диалог кора.

Күргәзмәгә килүчеләр татар халкының матди мәдәнияте белән таныша һәм бөек шагыйрьнең сүзе үлемсезлек казанган контекстны тирәнрәк аңлый алачак.

Леана Хәнәфиева

news_right_1
news_right_2
news_bot