news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар дөньясында этнотуризм мәсьәләләренә багышланган илкүләм конференция уза

Конференция татар галимнәрен, туган төбәкне өйрәнүчеләрне җыеп, татар этнотуризмын үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшүне максат итеп куя.

Казанда татар дөньясында этнотуризм мәсьәләләренә багышланган илкүләм конференция уза
архив/Ильнар Тухбатов

 (Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). 15-17 ноябрь көннәрендә Казанда «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү» бөтенроссия конференциясе узачак. Бу хакта "Татар-информ"га ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов хәбәр итте.

Конференция Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырыла һәм татар галимнәрен, туган төбәкне өйрәнүчеләрне җыеп, татар этнотуризмын үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшүне максат итеп куя.

Конференция барышында Казанның 15 нче татар гимназиясендә Этнография музеен ачу, "Иске Казан" тарихи-мәдәни тыюлыгына сәяхәт итү каралган.

Пленар утырыш ТР Мәдәният министрлыгы бинасында 16 ноябрь көнне узачак.

Конференциядә “Татар дөньясында этнотуризм”, “Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре”, “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” секцияләрен уздыру планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100