Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачыла
Озак еллар дәвам иткән төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, музей беренче тапкыр ишекләрен 1 июньдә ача.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 1 июньдә Казанда төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры тантаналы төстә ачыла. ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программаның рәсми өлеше 12 сәгатьтә башлана.
Бу көнне музейда кичке сәгать 9га кадәр төрле чаралар оештырылачак. Башта «Иҗади лаборатория»ләр эшләячәк: «Китапта кунакта» – нәниләр өчен махсус программа, «Минем беренче китабым» – үсмерләр өчен типографиядә китап басу буенча мастер-класс, «Әбүгалисина» – студентлар өчен интеллектуаль уен-квиз булачак.
Аннан соң татар китабы йорты эскпозициясен һәм фондларын тупларга ярдәм иткән галимнәр, язучылар белән очрашу, экспозицияләрне һәм фондларны туплау буенча кыскача ликбез оештырылачак.
Көн дәвамында биредә китап кибете, типография, балалар бүлмәсе эшләячәк.
- Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Татарстан Милли музееның филиалы булып тора. Ул Казанның Островский урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз