news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачыла

Озак еллар дәвам иткән төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, музей беренче тапкыр ишекләрен 1 июньдә ача.

Казанда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 1 июньдә Казанда төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры тантаналы төстә ачыла. ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программаның рәсми өлеше 12 сәгатьтә башлана.

Бу көнне музейда кичке сәгать 9га кадәр төрле чаралар оештырылачак. Башта «Иҗади лаборатория»ләр эшләячәк: «Китапта кунакта» – нәниләр өчен махсус программа, «Минем беренче китабым» – үсмерләр өчен типографиядә китап басу буенча мастер-класс, «Әбүгалисина» – студентлар өчен интеллектуаль уен-квиз булачак.

Аннан соң татар китабы йорты эскпозициясен һәм фондларын тупларга ярдәм иткән галимнәр, язучылар белән очрашу, экспозицияләрне һәм фондларны туплау буенча кыскача ликбез оештырылачак.

Көн дәвамында биредә китап кибете, типография, балалар бүлмәсе эшләячәк.

  • Татар әдәбияты тарихы музее һәм  Шәриф Камал мемориаль фатиры – Татарстан Милли музееның филиалы булып тора. Ул Казанның Островский урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100