news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар чәе турында сөйләштеләр

Казанда татар чәе турында сөйләштеләр
Фото: Яна Кузахметова

Казан инновацион университеты мәйданчыгында мәдәниятара һәм конфессияара диалог, дуслыкны ныгыту, мәдәни мирасны торгызу һәм саклау, туристлык потенциалын үстерү кысаларында «Татар чәе Казан - Улан-Батор - Пекин маршрутында Кытай белән бер юлда» темасына түгәрәк өстәл узды.

Дискуссиядә Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков, Кыргызстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Эрик Бейшембиев, Бөтендөнья татар конгрессы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, шулай ук туристлык компанияләре вәкилләре һәм Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентлар катнашты.

«Безнең түгәрәк өстәл БРИКС+ кебек икътисади һәм мәдәни инициативалар гамәлгә ашырылу сәбәпле яңадан актуальлеген кайтарган бөек ефәк юлындагы рухи тере мирас традицияләрен торгызуга багышланган. Бу маршрут илләрне берләштереп кенә калмый, халыкларны, аларның мәдәниятен һәм традицияләрен дә берләштерә. Татар чәе – ул эчемлек кенә түгел, ә халкыбыз гореф-гадәтләре һәм мәдәниятенең кунакчыллыгы символы. Ул без киләсе буыннарга тапшырырга теләгән кыйммәтләрне символлаштыра. Глобальләшү шартларында традицияләребезнең уникальлеген саклап калу һәм аларны башка мәдәниятләр белән уртаклашу мөһим», - дип билгеләп үтте чыгышында Казанның туризмны үстерү комитеты җитәкчесе, түгәрәк өстәлнең оештыручысы һәм инициаторы Дарья Санникова.

Моннан тыш, түгәрәк өстәл кысаларында татар чәе ни рәвешле халыклар арасында бәйләүче буын була алуы һәм Россия, Монголия, Кытай, Казахстан һәм Кыргызстан арасындагы элемтәләрне ныгытуда ярдәм итүе турында фикер алыштылар. Шулай ук туристлык маршрутларын үстерү мөмкинлекләре каралды.

Чара бүләкләр алмашу һәм татар чәе һәм милли камыр ризыкларын татып карау белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100