Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда татар чәе фестивале узачак
26 сентябрьдә «Туган авылым» комплексы территориясендә төрле тематик, чәй темасына багышланган мәйданчыклы татар чәе фестивале узачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессының «Сәламәт милләт» программасы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бу көнне кунаклар татлы ризыклар һәм милли камыр ашларын татып карый, татар чәенең төрле сортларын авыз итә алачак. Моннан тыш, бәйрәм чарасы кунакларын конкурслар һәм викториналар, чәй өстәле сәнгате һәм татарча чәй эчү йолалары турында тематик мастер-класслар көтә.
Чәй бәйрәме 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә керү бушлай.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз