news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар биюен иң яхшы башкаручы 300 мең сум алачак

29 августта Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының финалы – бию баттлы булачак. Татар биюен иң яхшы башкаручысын жюри әгъзалары билгели. Җиңүчене суперприз көтә – 300 мең сум. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс шартлары буенча профессиональ булмаган биючеләр катнаша. Ә финалистларны берничә турдан сынаулар көтә. Татар биюен иң яхшы башкаручысын жюри әгъзалары билгели. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Финалны күренекле алып баручылар Замирә Рәҗәпова һәм ТР халык артисты Җәвит Шакиров үткәрәчәк.

Казан мэриясенең «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең Татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә, 2021 елдан башлап Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Төп максаты – татар биюләрен өйрәнү аша туган телне саклап калу. Нәкъ менә шуңа күрә дә проектның барлык чаралары татар телендә уза. Соңгы елларда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюен яратучыларны җәй буена 18.00 сәгатьтә Кабан күле ярында җыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot